Екатеринбургта "Малахит поясы"каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Аларда 21 төбәктән 1200 спортчы катнашты.
Команда зачетында ТР җыелма командасы, Мәскәү җыелма командасыннан гына калышып, 2 нче урынны алды.
Гомуми нәтиҗәгә Яшел Үзән спортчысы Сабина Ганиева да үз өлешен кертте, ул 59 кг га кадәрге яшүсмерләр категориясендә 3 урынны яулады.
Котлау