Яшел Үзән командасы-волейбол буенча төбәкара турнирның көмеш призеры

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Түбән Камада 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча ачык төбәкара турнир узды.

Турнирда Удмуртия, Самара өлкәсе, Башкортстан һәм Татарстан Республикасы шәһәрләреннән командалар катнашты.

Яшел Үзән командасы, үз төркемендә көндәшләрен җиңеп, ярымфиналга 3:0 исәбе белән чыкты. Ә ярымфиналда команда 3:2 исәбе белән Тольятти (Самара өлкәсе) командасын җиңеп финалга чыкты.

Финалда Яшел Үзән һәм Бөгелмә командалары очрашты. Каты көрәштә 1: 3 исәбе белән Яшел Үзән командасы турнирның көмеш медален яулады.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International