2500дән артык татарстанлыларга ТР буенча СФР бүлеге озакка сузылган стажы өчен иминият пенсиясе билгеләде.

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

2024 ел башыннан бирле республиканың озак вакытлы иминият стажы булган 2529 кешесенә пенсия билгеләнгән. Уртак билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдан пенсиягә чыгу өчен иминият стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар һәм стажы 42 елдан да ким булмаган ир-атлар алырга мөмкин. 2024 елда озак вакытлы иминият стажы өчен вакытыннан алда пенсиягә 56 яшькә җиткән һәм 61 яшькә җиткән ир-атлар хокуклы.

Пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган иминият стажына түбәндәгеләр кертелә: мәҗбүри пенсия иминләштерүенә иминият кертемнәре түләгән Россиядә эшләү вакыты; вакытлыча хезмәткә яраксызлык вакытында мәҗбүри социаль иминләштерү буенча пособие алу чоры; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары (хезмәт узганга карамастан); хәрби хезмәт узу яки ихтыярый формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары (икеләтә күләмдә стажга керә).

Вакытыннан алда пенсиягә хокукны билгеләгәндә пенсияне гомуми нигезләрдә билгеләгәндә исәпкә алына торган иминият булмаган чорлар стажына кертелми: балаларны яшь ярымга кадәр тәрбияләү; хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау; эшсезлек буенча пособие алу. Татарстанлылар үз стажын мөстәкыйль рәвештә тикшерә алалар - моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счет өземтәсенә заказ бирергә яисә Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең яисә МФЦда иң якын клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сорауларыгыз булса, сез ТР буенча социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгендә һәрвакыт консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. Шулай ук актуаль яңалыклар белән сез безнең социаль челтәрләрдә - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International