Яшь чемпионнарның яңа трофее

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Яшел Үзәндә 2015 елда туган балалар арасында балалар - яшүсмерләр футбол лигасы беренчелеге тәмамланды.

Турнир Яшел Үзән һәм Идел районнары командалары арасында узды һәм 5 ай дәвам итте.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Яшел Үзәннең «Champion kids» балалар футбол клубы бер генә җиңелүсез чемпион булды.

Балаларны һәм тренер Эдик Гатауллинны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International