Яшел Үзәннән СВО зонасына чираттагы гуманитар йөк китте

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Мобиль мунча, көнкүреш кирәк-яраклары һәм беренче кирәк-ярак товарлары безнең сугышчыларга 1234 нче полкка китереләчәк.

- Бу инде икенче мобиль армия мунчасы, без аларны мөстәкыйль әзерлибез. Бер айдан соң өченче мунчаны «Варлам»кушаматлы сугышчыга алып барабыз. Бүген «Ватан» Республика эзләү отряды җитәкчесе Александр Коноплев, Яшел Үзән эзләү отряды егетләре белән юлга чыктык, - дип сөйләде «Ритуал» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Мостафин.

Улы Тимур белән бергә алар гуманитар йөкләр формалаштыруда актив катнашалар, сугышчылар белән элемтәдә торалар.
Сый сыйфатында һәрвакыт сугышчыларга чәкчәк алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International