Фестиваль кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча мөһим функцияне башкара, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ача.
Ул игътибарны республиканың кадрлар потенциалын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә җәлеп итә, атап әйткәндә, уңышка ирешү омтылышы белән берләшкән һәм үз эшләре белән мавыккан егетләр һәм кызлар республикабызның динамик үсешенә ярдәм итә торган көч булып тора.
Быел «Наше время — Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 12 нче тапкыр уздырыла.
Фестивальнең зона этабының гала-концерты 19 октябрьдә, 18:00 сәгатьтә, и.Ачы.
Кунаклар өчен керү ирекле.
Катнашучыларга ярдәм итәргә һәм уңай хис-кичерешләр алырга бөтен гаиләгез белән килегез 👍
#еллык гаиләләр