Тәкъдим итәбез: Татарстан Республикасы чемпионы Тимур Шиһабетдинов

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

«Маяк» спорт клубы тренеры Казанда бодибилдинг буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Татарстан чемпионы титулын яулады.

Көч сынашырга бөтен Идел буеннан атлетлар килде. Бигрәк тә безнең тренер чыгыш ясаган «Пляж бодибилдингы» категориясендә катнашучылар күп теркәлде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тимур үзенең «алтын сезонын»триумфаль ябып, дүртенче чемпионлыкны рәсмиләштерде. Казанга кадәр ул Чабаксар, Самара һәм Пензаны яулап ала.

- Киләсе этап - Россия чемпионы исеме өчен көрәш һәм бодибилдинг буенча Россия җыелма командасында урын өчен көрәш! - ди спортчы.

 Ә әлегә ул үзенең осталыгын камилләштерүен һәм тәрбияләнүчеләрен «Маяк»ның тренажер залында әзерләвен дәвам итә.

«Маяк " СК

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International