Яшел Үзәннең М. В. Ломоносов исемендәге 18 нче лицеенда бөек галимгә истәлек тактасы ачтылар

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Тантана 19 октябрьдә лицей укучылары көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Тантанада лицей укучылары, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, ата-аналар, мәртәбәле кунаклар катнашты.

- Лицей кардәшлеге һәрвакыт ныклы дуслык белән дан тотты. Царскосельский лицееның беренче чыгарылышы Россиягә Пушкин гына түгел, башка бик күп данлыклы исемнәр дә бирде. Сезнең өчен, балалар, бу заманча лицейда уку еллары олы тормышка яхшы старт булачак. Укыгыз, танып белегез, ачышлар ясагыз! - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе начальнигы Рәисә Афанасьева.
Тантана вакытында лицейчылар квартеты Михаил Ломоносовның «Господи кто обитает.»шигыренә язылган 18 гасыр кантыннан музыка башкарды.
- Михаил Ломоносов төрле фәнни өлкәләрдә бик күп ачышлар ясады. Безнең өчен ул бөек галим генә түгел, яраткан эше белән мавыккан кешенең күпме эшли алуы үрнәге дә, - дип билгеләп үтте лицей директоры Яна Кибец.

Чара укучылар һәм педагоглар хоры башкаруында лицей гимны белән тәмамланды. Гимнның текстын һәм музыкасын 10 сыйныф укучысы София Садыйкова язган.

Истәлек тактасын әзерләү Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы белән мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International