«Мирас-Наследие» сәламәтләндерү лагере базасында «БПЛА пилотлары академиясе: киләчәк операторлары»проекты старт алды.
Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Россия Герое, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков, «ТР яшьләренең иҗади инициативаларына ярдәм итү ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Лиса Волкова, «Архангел» Бөтенроссия хәрбиләргә ярдәм фондына нигез салучы һәм җитәкчесе Михаил Архангел катнашты.
Кунаклар җиһазлар белән таныштылар, «Архангел»ирекле проектын гамәлгә ашыру турында лекция тыңладылар.
- Бүгенге көндә пилотсыз авиация системалары икътисадның төрле секторларында кулланыла-бу бик актуаль юнәлеш. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен беренче мәйданчык итеп Яшел Үзән районы сайлануы безнең өчен зур мәртәбә, - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев.
Өч көн дәвамында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән яшьләр пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү һәм идарә итү нигезләре белән танышачак. Кульминация "пилотлар узышы"симуляторларындагы ярыш булачак.
Проектның максатлары «пилотсыз авиация системалары»милли проекты бурычларына туры килә.