Гаилә елында Казанда 19 «Нечкәбил»республика ана һәм гаилә матурлыгы конкурсы узды. Фестивальдә 22 районнан гаиләләр катнашты. Социаль активлыкны, максатчанлыкны, гаилә эчендә культура формалаштыруның өстенлекләрен исәпкә алалар.
Яшел Үзәннән Хөснетдиновлар гаиләсе: әнисе Римма, әтисе Руслан, уллары Тамерлан (15 яшь), Исмәгыйль (13 яшь), Азамат (7 яшь) һәм кызы Наргиз (4 яшь) мактаулы 2 урынны яуладылар.
Гаиләне „Импульс"халык хореография коллективы(җитәкчесе Л.и. Габдрахманова) һәм „АлПар" халык театр коллективы (режиссеры С. Г. Буза) хуплады.
Фестиваль «Ныклы гаилә»федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уза.
Котлыйбыз!