Бәйрәмдә гимнастлар, көрәшчеләр катнашты. Чарада Васильево бистәсендәге 2 нче спорт мәктәбенең спорт-массакүләм эш буенча директор урынбасары Азат Нигъмәтуллин булды.
Концерт программасын Вокалистлар, музыкантлар, Васильево МФЦ һәм «Васильевский» мәдәният йортының «в режиме детства»бию коллективы әзерләде.
Чара азагында гимнастика залы хезмәткәрләренә һәм актив ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Демография» илкүләм проекты, «Спорт - яшәү нормасы» федераль проекты кысаларында залда даими рәвештә ярышлар үткәрелә, 160 спортчы шөгыльләнә, өч профессиональ тренер эшли. Эшләү дәверендә меңнән артык бала гимнастика мәктәбен үтте, күбесе спорт разрядлары алды.