Татарстанда җир кишәрлекләре хуҗалары өчен Кайнар линия узачак

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Росреестры белгечләре 27 ноябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр җир законнарын үтәү мәсьәләләре буенча республика халкыннан шалтыратулар кабул итәчәк.

 

Кайнар линия телефонына шалтыратучылар җир кишәрлегеннән файдаланганда бурычлары һәм җаваплылыгы турында белә алачак; тикшерүгә мораторий шартларында, хокуклары бозылган очракта, нишләргә; җир законнарын бозган өчен нинди очракларда һәм нинди күләмдә штрафлар исәпләнүе һ. б. турында белә алачак.

 

Җир законнары өлкәсендәге бу һәм башка мәсьәләләр буенча Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча киңәшләшергә була.

 

Шулай ук кайнар линияләр республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында да оештырылачак.  Телефон номерлары Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате бүлегендә-Кайнар линияләр.

 

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популяр җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International