Семинарның темасы: "заманча гомуми белем бирү оешмасында һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделен гамәлгә ашыру".
Чарада Осиново авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин, Зеленодольск районы мәктәпләре директорлары, урта махсус, югары уку йортлары вәкилләре, Осиново бизнесы вәкилләре катнашты.
Кунакларга гимназия бинасы буйлап экскурсия уздырдылар, күргәзмәләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Панель дискуссия вакытында укучылар югары уку йортлары, техникумнар җитәкчеләренә, потенциаль эш бирүчеләр вәкилләренә сораулар бирделәр.
Очрашу нәтиҗәсендә Осиново гимназиясенең Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан халык һөнәрчелеге техникумы белән үзара хезмәттәшлеге турында килешүләр имзаланды.