ТР Дәүләт юридик бюросы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәк.
Чарада Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Баш идарәсе, нотариаль палата, Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Кабул итү 11 декабрьдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 41А йорты, 301нче йорт
Алдан язылу өчен телефон: 8 (84371) 4-30-11