Инвалидлар декадасы кысаларында Медицина хезмәткәрләре сәламәтләндерү миссиясе белән «Кристалл» шәһәр клубында булдылар.
Сәламәт яшәү рәвеше турында лекция укыдылар, шәхси гигиена кагыйдәләре, дөрес туклану, актив яшәү рәвешенең мөһимлеге һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту турында сөйләделәр.
Шулай ук үзәк район хастаханәсе белгечләре канның шикәренә анализлар алдылар, кан басымын үлчәделәр һәм индивидуаль консультация үткәрделәр.
Үзәк район хастаханәсе