Гаилә елын мәдәни үсеш үзәге сәхнәсендә күп еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр.
Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән кунакларны аның урынбасары Эльза Кадникова котлады:
- Без Яшел Үзән районында зур гаилә стажы булган парларның күп булуы белән горурланабыз. Үсеп килүче буынга, яшь парларга лаеклы үрнәк күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Бүген бу залда озак еллар бергә - кулга-кул тотынышып гомер иткән парларны хөрмәтләү аеруча күңелле. Сезнең хөрмәткә янып торган гаилә учагы сүнмәс ялкын белән яктыртылсын, ә гаилә тормышы сезне мәхәббәт һәм тугрылык җылысы белән яктыртсын.
Чара концерт белән тәмамланды. Сәхнәдә Алиса Мамина баш дирижер, РФ халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге легендар ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры озатуында чыгыш ясады.