Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы Александр Павлович Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча ярышлар 50 мәртәбә уздырыла. 2017 елдан Яшел Үзәндә «Маяк»спорт комплексы базасында.Быел Александр Курыновка 90 яшь тулган булыр иде, ул моннан 51 ел элек вафат булды.Спортчыларны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде: - Бүген без спорт легендасы Александр Курыновка багышланган ярышларны ачабыз. Уздыру урыны итеп Яшел Үзән районы сайлануы белән горурланабыз. Һәр спортчыга уңышлар телим!Хөрмәтле кунаклар арасында Александр Курыновның апасы Татьяна Курынова да бар.Анда Россиянең һәм Казахстанның 13 төбәгеннән төрле яшь төркемнәрендәге һәм авырлык категорияләрендәге 200 дән артык спортчы - егетләр һәм кызлар катнаша.