Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев мәктәп укучылары - фән олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңүчеләр, иҗади конкурслар, фестивальләр лауреатлары һәм аларның ата-аналары белән очрашты.ЦКИНТ им.Горькийның яшь талантлары җыелды. Алар өчен вокаль һәм хореографик номерлар белән якты программа әзерләгәннәр.- Сезнең һәрберегез, егетләр, үз сәләтегез белән: укуыгызда, иҗатыгызда һәм спорттагы уңышларыгыз Яшел Үзән тарихының бер өлешенә әверелде инде. Быел бездә 14 йөз балл җыючы, 74 алтын медаль иясе бар. Ышанам ки, Сез үзегезнең казанышларыгызны арттырырсыз һәм яңа биеклекләргә ирешерсез. Сезнең әти-әниегезгә һәм остазларыгызга көн саен сезгә белем, күнекмәләр һәм күңелләрен салган өчен зур рәхмәт. Яңа ел белән!- дип котлады балаларны Михаил Афанасьев һәм һәркайсына Яңа ел бүләге тапшырды.Һәр алдынгы укучы Иннополиска барачак, анда балаларны экскурсия һәм спорт-күңел ачу программасы көтә.