Фестиваль 26нчы тапкыр үткәрелә. Яшел Үзән музыка театрында концерт программасы эшли башлады. Быел фестивальдә Яшел Үзән һәм Казаннан 400 гә якын артист катнашты.
Фестивальгә дәрәҗәле кунаклар килде: РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева, ТР Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Беренче Казан округы Благочинны Протоиерей Владимир, Казан епархиясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Протоиерей Святослав, Яшел Үзән районы Благочинны отец Константин, имам-хатыйб Яшел Үзән районы Габделхәмит хәзрәт.- Фестиваль 1999 елдан башлана. Традиция буенча без "Вифлеем йолдызы яктысы" фестивалендә җыелабыз, ул елдан-ел үзенең чикләрен киңәйтә бара һәм без аның таныла баруына шатланабыз. Шушы еллар эчендә фестиваль бөтенроссия дәрәҗәсенә иреште.
Бәйрәм белән!- дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.Концерт алдыннан тамашачылар театр каршындагы мәйданда Раштуа уеннарында катнаштылар, ярминкәне карадылар һәм хәйрия кысаларында кулдан эшләнгән уенчыклар сатып алдылар, ә балалар гравюра ясау буенча мастер-классларда булдылар.