Татарстан Росреестры: яңа кагыйдәләр буенча күчемсез милекне ничек бүләк итәргә?

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2025 елның 13 гыйнварыннан күчемсез милекне бүләк итү шартнамәләренең мәҗбүри нотариаль таныклыгы турындагы Федераль закон үз көченә керде.

Татарстан Росреестрына закон чыгару яңалыгы белән бәйле рәвештә, яңа кагыйдәләр буенча күчемсез милекне бүләк итү ничек бара дип сораучы гражданнардан сораулар ешрак килә башлады? Татарстан Росреестрының күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова аңлатмалар бирә:

- Чыннан да, 2025 елның 13 гыйнварыннан барлык гражданнар күчемсез милек бүләк итү Килешүен (хәтта якын туганнары арасында да) нотариуста расларга тиеш. Әлеге закон яңалыгы гражданнарның хокукый якланганлыгын арттыруга һәм мошенниклык гамәлләре кылу ихтималын киметүгә юнәлдерелгән. Хәзер милекне яңадан рәсмиләштерү түбәндәгечә бара: башта милекче бүләк итү шартнамәсен төзү яки таныклау өчен нотариуска мөрәҗәгать итә. Нотариус килешүне тикшерә һәм раслый, ә аннары гаризаны һәм документларны электрон рәвештә Татарстан Росреестрына милек хокукының күчүен теркәү өчен җибәрә.

Безнең ведомство һәм нотариат электрон форматта хезмәттәшлек итә, бу гражданнарга тиешле хезмәтне тиз һәм уңайлы алырга мөмкинлек бирә. Нотариаль килешүләр буенча теркәлү вакыты нибары 24 сәгать тәшкил итә. Шул ук вакытта килешү якларының теләге буенча таныкланган бүләк шартнамәсен теркәү органына мөстәкыйль рәвештә тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International