Яшел Үзән тикшерү бүлегендә Россия Тикшерү комитеты оешуга 14 ел тулуга багышланган чара узды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

- Тикшерү бүлегендә эшләү сабырлык, ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык таләп итә. Бүген без хезмәткәрләребезнең лаеклы хезмәтен билгеләп үтәбез-бу югары профессиональ белгечләр, үз Ватанының чын патриотлары, - диде муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев.

- 2024 елда 43 коррупцион җинаять ачыкланды һәм тикшерелде, салым җинаятьләрен ачыклау буенча нәтиҗәле эш башкарылды, җәмәгать резонансы тудырган кайбер эшләр тикшерелде. Безнең тикшерү бүлегенең барлык хезмәткәрләре дә үзләренең һөнәри осталыкларын камилләштерергә омтылалар, эшләрен намус белән башкаралар, моның өчен һәркемгә аерым рәхмәт белдерәсем килә, - дип билгеләп үтте Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан алдынгы хезмәткәрләр билгеләп үтелде.Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International