Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең әйдәп баручы белгечләре Түбән Вязово җирлегендә яшәүчеләр өчен консультацияләр үткәрделәр

2025 елның 14 феврале, җомга

Мобиль бригада гинеколог, кардиолог, офтальмолог, невролог, хирург һәм онколог кебек табиблардан торган. Моннан тыш, пациентларга күрсәтмәләр буенча корсак куышлыгы һәм бөер органнары УЗИ үткәргәннәр.

Безнең хастаханәдә күчмә кабул итү практикасы узган елдан бирле кулланыла. Агымдагы ай ахырына кадәр Түбән Вязов амбулаториясендә тагын бер консультатив көн планлаштырылган.

Әлеге җирлекнең барлык торак пунктларында яшәүчеләр тар белгечләргә языла ала.

Үзәк район хастаханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International