Бүген Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы һәм локаль конфликтларда катнашкан Россия сугышчы-интернационалистларын искә алу көне.
Җиңү паркына геройларны искә алырга ветераннар, сугышчыларның хатыннары һәм аналары, волонтерлар, битараф булмаган кешеләр килгән иде.
Митингта Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, ЗМР хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район ветераннар советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин, «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Марсель Мурзабаев катнашты.- 36 ел элек хәрби техниканың соңгы колонналары, Совет армиясе солдатлары һәм офицерлары Әфганстан территориясен ташлап, өйләренә кайттылар. Бу көн үз бурычларын лаеклы үтәгән Ватан улларына багышлана. Без һәлак булганнарны искә алабыз, ахыргача хәрби антларына тугры калабыз. Бүген Ватаныбыз чикләрен саклаучы сугышчыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез, - диде муниципалитет башлыгы.
Геройларга рәхмәт йөзеннән мемориалга чәчәкләр салдылар.