Яшел Үзән гаиләләренә «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»программасы кысаларында торак алуга сертификатлар тапшырылды.

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 5,4 млн сум тәшкил иткән.

Рамил белән Айгөл Гыйльманова өч бала тәрбиялиләр: уллары Камил һәм Илфат, кызы Азалия. Алар сертификатны ипотека кредитын түләү өчен кулланырга карар кылдылар.

 

Элан һәм Алена Калинкина йорт төзелешенә акча кертергә ниятли. Яшь гаиләдә 2 ул - Артем һәм Тимофей, һәм кызлары Милана үсә.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International