Роспотребнадзор телефон «кайнар линия» кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә. 2025 елда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «тотрыклы яшәү рәвешенә Гадел күчү» («A Just Transition to Sustainable Lifestyles»)девизы астында узачак.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының Кулланучылар базары бүлеге белән берлектә телефон «кайнар линияләре» кысаларында Кулланучылар хокукларын һәм кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча кулланучыларга тематик консультацияләр үткәрүне оештыра.

Әлеге чара 2025 елның 10 мартыннан 21 мартына кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (шимбә, якшәмбе – ял көннәре) уздырылачак. 

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен гражданнар телефон аша мөрәҗәгать итә алалар:

 - Яшел Үзән территориаль бүлегенең 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05;

- Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы 8 (84371) 4 -58-78;

- Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының Кулланучылар базары бүлеге 8 (84371) 4-19-68.

Идарә шуны искәртә: кулланучыларның Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә консультация ярдәме алу хокукын тулысынча гамәлгә ашыру өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсы эшли (http://zpp.rospotrebnadzor.ru). 

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсы сайтында кулланучыларга мәгълүмат бирү һәм агарту максатларында http://zpp.rospotrebnadzor.ru шулай ук «ВКОНТАКТЕ» социаль челтәрендә «Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе» рәсми төркемендә (https://vk.com/rpn_rt) һәм Идарә Telegram-каналына язылып (https://t.me/rpn_rt)", кулланучылар актуаль сорауларга җаваплар алырга, типовой дәгъвалар, дәгъва гаризалары үрнәкләреннән һәм белешмәлекләрдән файдаланырга мөмкин.

 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге, 05.03.2025 г.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International