Алдагы ялларда медицина ярдәме сорап кая мөрәҗәгать итәргә?

2025 елның 7 марты, җомга

8 мартта дежур табибларны Яшел Үзәннең 4 нче поликлиникасында, Васильево бистәсе һәм Осиново авылы поликлиникаларында кабул итәчәкләр. Эш сәгатьләре 8.00 дән 13.00 гә кадәр.

 8 мартта шәһәрдәге һәм Мирныйдагы балалар поликлиникаларында дежур табиблар графигы-8.00 дән 12.00 гә кадәр. Калган вакытта балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 9 мартта шулай ук 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр 4 нче шәһәр поликлиникасында кабул итү ачылачак.

Яшел үзәнлеләр имгәнгән очракта тәүлек буе травматология пунктына мөрәҗәгать итә алалар, ул хирургия корпусында урнашкан Гоголь урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан.

 Калган барлык очракларда ашыгыч медицина ярдәменә бердәм «103»номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

Барыгызга да шәп ял көннәре! Исән булыгыз!

Үзәк район хастаханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International