Серговлылар хезмәте лаеклы бәяләнде

2025 елның 7 марты, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Оборона-сәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Чара Халыкара 8 март көнен бәйрәм итүгә багышланган.

Бүләкләнүчеләр арасында - "ПОЗиС"компаниясенең 3 хезмәткәре. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе»дигән мактаулы исем бирелде.

Кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләрен бәйрәм белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Хатын-кызларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һөнәри казанышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International