С гепатиты-С гепатиты вирусы китереп чыгара торган авыру.
Бу авыруда күбесенчә бавыр зарарлана, әмма башка мөһим органнар да зарарланырга мөмкин, мәсәлән, бөерләр һәм калкансыман биз. Әгәр гепатит С вирусы йоктырганнан соң кеше организмы аны мөстәкыйль рәвештә җиңә алмаган һәм вирус 6 айдан артык үрчүен дәвам итә икән, димәк, авыру хроник формага күчә. С гепатиты хроник формага уртача 4 кешенең 3сендә күчә. С гепатиты вирусы инфекцияле кешенең канында , спермасында , аналык бүлендекләрендә һәм башка биологик сыеклыкларында күп күләмдә була.
Йогышлану ешрак инфекцияле кешенең каны канга яки башка кешенең зарарланган тиресенә (лайлалы тышчаларына) эләккәндә була. Инъекцион наркотиклар кулланган кешеләрдә С гепатиты вирусы йоктыру куркынычы аеруча югары. Инфекция йоктыру шулай ук татуаж, пирсинг, стоматологик дәвалау,косметологик процедуралар, маникюр һәм педикюр кебек процедуралар вакытында да мөмкин, әгәр клиникада яки салонда стериль булмаган энәләр яки башка инструментлар кулланылса. Өй шартларында гаиләнең башка әгъзалары белән уртак пәке (лезвийлы), маникюр (педикюр) кирәк-яраклар кулланганда йоктырырга мөмкин. Инфекция йоктыруны профилактикалау өчен татуировкалар, пирсинг һәм нигезсез косметологик процедуралар ясаудан баш тартырга, яисә, аларны үткәргән очракта, тиешле хезмәтләр күрсәтүгә рөхсәтләре (лицензиясе) булган, белгечләре куркынычсыз эш кагыйдәләренә өйрәтелгән һәм бер яки күп тапкыр кулланыла торган стериль инструментлар кулланган оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Өй шартларында бары тик үз пәкеңне, маникюр (педикюр) кирәк-яракларыңны, теш щеткаларыңны һәм башка гигиена чараларын гына кулланырга һәм аларны гаиләнең башка әгъзалары кулланырга рөхсәт итмәскә кирәк. Тапшыруның җенси юлын профилактикалау өчен барьерлы саклану чараларын (презервативларны) кулланырга.
«ЗЦРБ» ДАССОның ЦОЗиМП халыкны гигиена тәрбиясе буенча табиб - Валерия Феоктистова