«Гараж амнистиясе» гамәлдә булган вакыт эчендә 2021 елның сентябреннән төбәктә гадиләштерелгән тәртиптә 7,6 мең гараж һәм алар астындагы 11,2 мең җир кишәрлеге – барлыгы 19 мең объект рәсмиләштерелгән.
Татарстан Республикасы теркәлгән гаражлар күрсәткечләре буенча Россиядә алдынгы урыннарның берсен били. Шулай ук иң күп гаражларны Омск (12,6 мең), Мәскәү (8 мең) һәм Төмән өлкәләрендә (7,7 мең) теркәгәннәр.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнвар һәм февраль айларында гараж билгеләнешендәге 888 объект теркәлгән.
"Татарстан халкы «гараж амнистиясеннән" актив файдалана. 2024 елда гына да Татарстан Росреестры тарафыннан 5,2 меңнән артык объект теркәлгән, шул исәптән 1,8 меңнән артык гараж һәм 3,4 мең җир кишәрлеге. Законның социаль әһәмиятен исәпкә алып, Росреестр аның гамәлдә булуын озайтырга тәкъдим итә. Исегезгә төшерәм, хәзерге вакытта «гараж амнистиясе» буенча объектларны 2026 елның 1 сентябренә кадәр милеккә рәсмиләштерергә мөмкин», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Потапова.
Белешмә
РФ Шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергәнче (2004 елның 30 декабренә кадәр) төзелгән җир кишәрлекләренә һәм гаражларга хокукларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр элегрәк теркәлүнең гадиләштерелгән тәртибе бер катлы гаражларга һәм алар астындагы җирләргә генә кагылган булса, 2024 елның ноябреннән бу хокукны ике катлы гаражлар хуҗалары да алган. » Гараж амнистиясе " җимерелергә тиешле ирекле корылмаларга, күпфатирлы йортлар составына керүче гаражларга һәм 2004 елның 30 декабреннән соң төзелгән гаражларга кагылмый.