Камырны болгатканда, токмачны тураганда, хатын-кызлар солдатларга тынычлык, сәламәтлек, тизрәк өйләренә кайту теләген белдерделәр. Әзер токмачны контейнерларга тутыралар һәм сугышчыларга алгы сызыкка җибәрәләр. Солдатлар үзләренең ялгыз түгеллеген сизәргә тиеш, аларга монда ярдәм итәләр, артларында ышанычлы тыл барлыгына ышаналар.