- Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең хезмәте аерым танылуга лаек.
Без тармакланган коммуналь хуҗалыкның тотрыклы эшләвен, димәк, авыл халкының уңайлы тормышын тәэмин итү өчен күпме көч куярга кирәклеген кайчак уйлап та карамыйбыз. Ә бит бу бик җаваплы хезмәт! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын телим! - хезмәткәрләрне Осиново башлыгы Юрий Харинкин котлады һәм хезмәткәрләргә Зеленодольск районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.