Татарстан Республикасы эшкуарлары үз бизнесларын алып барганда еш кына салым салуның патент системасын (ПСН)кулланалар

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм ПСН буенча салым декларациясен тапшыру бурычы булмау, салым ставкасының түбән булуы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү аеруча кызыклы итә.

    Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләре нигезендә түләү тәртибе патентның гамәлдә булу вакытына бәйле:

әгәр патент алты айга кадәр вакытка алынса, салым салымның тулы суммасы күләмендә патентның гамәлдә булу вакыты тәмамлану вакытыннан да соңга калмыйча түләнә;
әгәр патент алты айдан артыграк вакытка алынса, салымны патент гамәлдә була башлаганнан соң туксан календарь көннән дә соңга калмыйча салым суммасының өчтән бер өлеше күләмендә һәм патент гамәлдә булу тәмамлану срогыннан да соңга калмыйча салым суммасының өчтән ике өлеше күләмендә түләргә кирәк. Мәсәлән, әгәр патент 2025 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр алынган булса, беренче түләү срогы - 01.04.2025, икенче түләү срогы – 28.12.2025.
  Шул ук вакытта закон чыгаручы эшмәкәрләрне патент бәясен тулысынча беренче срок буенча түләү хокукында чикләми.

  Бик мөһим! Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә Салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият кертемнәренә киметү мөмкинлеге каралган.

    Шул ук вакытта ПСН кулланучы һәм физик затларга түләүләр һәм башка бүләкләүләр башкармаучы индивидуаль эшмәкәрләр ПСН буенча иминият кертемнәренә теркәлгән түләүләр рәвешендәге салымны мондый киметү вакытына аларны фактта түләмичә генә киметергә хокуклы.

    ПСН буенча салым суммасын иминият кертемнәре суммаларына киметү өчен ПСН буенча салым суммасын киметү турында хәбәрнамәне ПСН кулланучы салым түләүче буларак исәпкә куелу урыны буенча салым органына җибәрергә кирәк (хәбәрнамә формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 26.03.2021 № ЕД-7-3/218 боерыгы белән расланган).@

 

    Салым суммасын киметү турында хәбәрнамәне электрон (шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша яки ТКС буенча), шулай ук кәгазь (шәхсән яки вәкаләтле вәкил аша, шулай ук почта аша) юлларга мөмкин.

    Патентны шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша яисә «салымнар һәм пошлиналар түләү»сервисыннан файдаланып түләү уңайлырак

    Татарстан Республикасы буенча Россиянең 8 нче районара салым инспекциясе шәхси эшмәкәрләргә салым суммаларын киметү турында хәбәрнамәләрне вакытында тапшырырга һәм патентны билгеләнгән срокларда түләргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International