Яшел Үзәннән Төхвәтуллиннар гаиләсе - «Буыннар элемтәсе»шахмат буенча республика турнирының 2 этабында җиңүче

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Турнирда 3 кешедән торган гаилә командалары катнаша, бу гаиләнең иң өлкән вәкиле, ата-ана һәм 14 яшьтән өлкәнрәк булмаган бала.

Финалга чыгу өчен Зеленодольск, Лаеш һәм Питрәч районнарыннан гаиләләр көч сынашты.

Йомгаклар буенча Төхвәтуллиннар гаиләсе турнирның 2 этабында җиңүче булды.

Төхфәтуллиннар гаиләсендә менә дигән шахмат триосы оешкан: шахмат буенча тренер Госман Сәфәр улы, аның улы Тимур һәм оныгы Җәмил, 7нче мәктәп укучысы. Госман Сәфәр улы 27 ел тренер булып эшләгән, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә шахматчылар белән шөгыльләнгән.

Котлыйбыз һәм Казанда узачак турнир финалында җиңү телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International