Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Киңәш бирү – җитди эш
2013 елның 8 ноябре, җомга
Яшел Үзәннең чагыштырмача аулак урынында – Чапаев урамында урнашуына карамастан, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән халык өзелеп тормый. «Родник» исеме белән аталган бу үзәк тормышта авыр хәлгә дучар булган балаларга, гаиләләргә ярдәм күрсәтә.
Биредәге белгечләр тормышыбызның төрле өлкәсенә – көнкүреш, психологик, икътисадый, хокукый характердагы сораулар килеп туганда ярдәмгә килергә һәрчак әзер. Әмма күбрәк юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр икән. Һәм моңа аптырыйсы да юк. Үзенең хокукларын белү белән һәркем мактана алмый. Белү – бер, әле бит аны яклый да белергә кирәк. Шуңа күрә дә инде юрисконсульт кабинетының ишеге ябылып тормый. Эше тыгыз булуга карамастан, Энҗе Шакирова безнең сорауларыбызга да бик теләп җавап бирде.
– Энҗе Камилевна, сез ниндирәк сораулар буенча ярдәм күрсәтәсез?
– Безнең эшебез, нигездә, консультация, ягъни киңәш бирүгә корылган. Болар – барлык төрдәге социаль-хокукый сорауларга кагылышлы консультация бирү, гаризалар, шикаятьләр, ходатайстволар һәм хокукый характердагы башка төрле документлар әзерләү, документлар тутырырга ярдәм итү, гаризалар язу, запрослар әзерләү. Болардан тыш, гамәлдәге законнар нигезендә билгеләнгән социаль яклау чаралары табарга булышлык итәбез. Шулай ук пенсия белән тәэмин итү һәм башка төрле социаль түләүләр билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча да ярдәм күрсәтәбез.
– Шулай да иң күбе нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? Кешене күбрәк нинди мәсьәләләр борчый?
– Күбесенчә гаилә проблемаларына кагылышлы сораулар беләндер мөгаен. Аерылышу, алимент түләтү, бала белән күрешү тәртибен билгеләү турында гаризалар әзерләүне сорап килүчеләр күп. Аннан күпләр үзләренең социаль хокукларын белми.
– Социаль хокуклар дигәндә, нәрсәне күздә тотарга кирәк?
– Болары исә, иң беренче чиратта, матди ярдәм, акча кереме аз булган кешеләргә билгеләнә торган субсидия, балаларга түләнергә тиешле пособиеләр билгеләү. Торак мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Торак мәйданы җитми. Социаль найм килешүләрен төзергә булышуны сорыйлар.Сораулар җитәрлек, аларны биредә санап чыгып бетереп тә булмый, һәркемнең проблемасы төрле, һәр кешегә үз ситуациясеннән чыгып киңәш бирергә кирәк.
– Бу, дөрестән дә, шулай, безнең редакциягә дә бу темага сораулар күп килә. Әйтик, менә күптән түгел генә укучыларыбызның берсе менә шундый хат юллаган:
«Без ирем белән аерылыштык. Тумыштан инвалид кызыбыз бар. Әтисе аңа алимент түләп тора. Тик озакламый кызга 18 яшь тула. Бу очракта әтисе аңа алимент түләүне дәвам итәргә тиешме?»
– Гомуми кабул ителгән кагыйдә буенча, бала балигълык яшенә җиткәч, аннан аерым яшәүче ата яисә ана аңа алимент түләүне туктатырга хокуклы. Ә бу очракта, сүз тумыштан инвалид бала турында бара, димәк, Гаилә кодексының 85нче маддәсендә әйтелгәнчә, балигълык яшенә җиткән бала хезмәткә яраксыз яисә ярдәмгә мохтаҗ икән, аңа алимент түләнергә тиеш. Әгәр аерым яшәүче ата яисә ана алиментны килешү нигезендә түләмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алиментның күләме әтисенең керем күләменнән һәм гаилә хәленнән чыгып билгеләнә. Ә хезмәткә яраксыз дип, сәламәтлегенә зыян килгән, махсус медик-социаль экспертиза тарафыннан инвалид дип расланган кешеләр таныла.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 7 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 8 июне
2026 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез җилнең тиз көчәюе 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр) булган яшен; локаль боз.
6
июнь, 2026 ел
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 июне
2026 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: • төнлә һәм иртән томан; • көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-17 метрга җитә.
5
июнь, 2026 ел
Консультация-5 июньдә 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 6 июне
2026 елның 5 июнендә кич белән, төнлә һәм 6 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәя, иртән томан.
«Авангард " паркы буяулар фестиваленә чакыра
Сезне бүген 18: 00 дә көтәбез, күңелле булачак!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз