Йогышлы авырулар авыру китереп чыгаручы микроорганизмнарның аларга сизгер организмга тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм йогышлы кешедән сәламәт кешегә күчәргә мөмкин.
- Инфекция йоктыруның төп юллары һәм профилактика ысуллары:
1. Һава-тамчылап йоктыру юлы (грипп, салкын тию, җил чәчәк авыруы, коклюш, туберкулез, дифтерия, кызамык, кызылча һ. б.) – профилактика өчен битлекләр, җилләтү, бинада күп кеше җыелмасын өчен файдаланыла.;
2. Алиментар (азык-төлек) юл (Барлык эчәк инфекцияләре, сальмонеллез, дизентерия, А вируслы гепатиты) - шәхси гигиена, кулларны, азык-төлекне юу, биналарда чебеннәр булмау мөһим роль уйный.;
3. Җенси юл (вируслы гепатит В һәм С, ВИЧ-инфекция һ. б.) - мондый инфекцияләрне профилактикалауның мөһим аспекты булып барьерлы саклау чараларын куллану тора;
4. Кан юлы тапшыру (ешрак - В вируслы гепатиты, ВИЧ – инфекция) - бу очракта йогышлы авыруларны булдырмый калырга стериль хирургия инструментарие, татуировкалардан баш тарту ярдәм итәчәк (бигрәк тә өй шартларында).
Йогышлы авыруларны профилактикалау индивидуаль (вакцинация, гигиена кагыйдәләрен үтәү, чыныктыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару) һәм иҗтимагый профилактиканы (җитештерүдә, эш урынында сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт һәм көнкүреш шартлары тудыру) үз эченә ала.
«ЗЦРБ»ДАССОның ЦОЗиМП халыкны гигиена тәрбиясе буенча табиб-Валерия Феоктистова