Бөек Ватан сугышы башланганда Әлфия Гайнуллинага 13 яшь була. 1944 елда аны тире эшкәртү цехына алалар, аннары кочегар, ярдәмче, пешекче булып эшләргә туры килә. Хәзер Әлфия Мәҗит кызына 96 яшь. Ул 3 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. «Әнилек»медале белән бүләкләнгән.
Анна Храмовага 93 яшь. 12 яшемдә кырда эшли башладым. Олылар белән беррәттән атта тырмаладык, көлтә ташыдык, ашлык киптердек. Сугыштан соңгы чорда белем ала, эшли, улы һәм кызы үстерә.
Зеленодольск районы башлыгы исеменнән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриев тапшырды.
#80еллыкҗәбәрләр