Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75% ка индексацияли. Индексация республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак.
Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларыннан чыгып исәпләнә.
Социаль пенсияләрне хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясе билгеләү өчен эш стажы җитәрлек булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә дә тиеш.
Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсияләре индексацияләнәчәк:
«1 апрель көнне Татарстанда яшәүче 85 200 пенсионерның пенсияләре индексацияләнәчәк. Пенсияләр арттырылган күләмдә аларга апрель аенда моңа кадәр гамәлдә булган тапшыру графигы буенча киләчәк. Россия Социаль фондының Татарстан
Республикасы бүлекчәсе индексацияне проактив форматта ясый, ягъни гражданнарга гариза бирергә кирәкми, - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр (шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.