Вакцинация-кеше авыруларны кузгатучылар белән элемтәгә кергәнче, авырулардан саклануның гади, куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы. Вакцинация кайбер йогышлы авыруларга каршы торучанлык формалаштыру өчен организмның табигый саклану механизмнарын эшкә җигеп, сезнең иммун системагызны көчлерәк итә.
- Авырулар кебек үк, вакциналар да үзенчәлекле антитәнчекләр эшләп чыгаруның иммун системасын өйрәтә. Ләкин вакциналарда теге яки бу авыруны кузгатучыларның – вирусларның яки бактерияләрнең үтерелгән яки көчсезләнгән формалары гына була, алар авыруга китерми һәм аның белән бәйле катлауланулар куркынычы тудырмый.
Россиядә «йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турында» Федераль закон кабул ителде, анда сәламәтлекне саклау, санитар-эпидемиологик иминлекне һәм милләт сәламәтлеген тәэмин итү максатларында гамәлгә ашырыла торган йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең хокукый нигезләре билгеләнгән.
- Вакцинация профилактик прививкаларның Милли календаре нигезендә башкарыла. Әлеге документ профилактик прививкаларның атамаларын һәм аларны үткәрү вакытларын билгели, алар каршы күрсәтмәләр булмаганда безнең ил территориясендә үткәрелергә тиеш. Мәҗбүри рәвештә 11 нозологик форма – туберкулез, В гепатиты, дифтерия, коклюш, столбняк, полиомиелит, кызамык, кызылча, эпидемик паротит, гемофиль инфекция һәм грипп (халыкның билгеле бер төркемнәре) вакцина профилактикасы үткәрелә. Моннан тыш, тагын 13 нозологик форма – туляремия, чума, бруцеллез, себер түләмәсе, котыру, лептоспироз, талпан энцефалиты, ку бизгәге, сары бизгәк, корсак тифы, менингококк инфекциясе, А гепатиты һәм холерага каршы эпидемик күрсәткечләр буенча вакцинация тәкъдим ителә.
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ)таләпләре нигезендә,
милли прививкалар календаре кысаларында вакцинацияне колачлау күрсәткече 95% тан түбән булмаска тиеш. Югыйсә иммун булмаган затларның туплануы һәм озак вакытка активлашуы котылгысыз.
спорадик дәрәҗәдә теркәлгән яки теркәлгән инфекцияләр.
Бүген бездә тормыш өчен куркыныч булган 20дән артык авыруны булдырмау өчен вакциналар бар, алар ярдәмендә теләсә кайсы яшьтәге кешеләр озынрак һәм сәламәт тормыш алып бара ала.
- Хәзерге вакытта иммунизация дифтерия, столбняк, коклюш, грипп һәм кызамык кебек авырулар нәтиҗәсендә ел саен 3,5‑5 миллион үлем очрагын булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Иммунизациягә хокук кешенең аерылгысыз хокукы булып тора.
- Вакцинация балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ясалырга тиеш. Бу бигрәк тә гриппка каршы сезонлы вакцинациягә кагыла.
- Вакцинация өчен өстенлекле булган аерым төркемнәр бар: коморбид пациентлар, шулай ук эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр. Беренче чиратта Бу пневмококк инфекциясенә кагыла.
«ЗЦРБ»ДАССОның ЦОЗиМП халыкны гигиена тәрбиясе буенча табиб-
Валерия Феоктистова