Россия Социаль фонды бүлеге тарафыннан 126 026 мең татарстанлының иминият пенсияләре гаризасыз өстәмә билгеләү исәбенә арттырылган. Алар арасында 80 яшькә җиткән 117 меңнән артык пенсионер һәм 1нче төркем инвалидлыгы булган 9 меңнән артык граждан бар.
Ел башында үткәрелгән индексацияне исәпкә алып, иминият пенсияләре өчен өстәмә 1314 сум тәшкил итә, ә дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр өчен – 1377 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елдан башлап бу өстәмә күләм пенсия тәртибендә индексацияләнәчәк.
"Карау өчен түләү элек Iнче төркем инвалид яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны караган эшләмәүче эшкә сәләтле гражданинның гаризасы буенча билгеләнә иде. 2025 елның 1 гыйнварыннан өстәмә түләү социаль Фондның төбәк бүлеге тарафыннан автоматик режимда, гариза бирмичә генә гамәлгә ашырыла. Тәрбияче турында мәгълүмат бирү хәзер таләп ителми", - дип аңлатты Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шул ук вакытта, карауны дәвам итүче хезмәткә сәләтле гражданнарга бу карау чорлары шулай ук иминият стажы һәм ИПК күләме рәвешендә дә исәпкә алынырга
мөмкин. Моның өчен Социаль фондның Татарстан бүлегенең клиент хезмәтенә карау чорын билгеләү турында гариза бирергә кирәк. Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсәләр, соңгыларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән язма раслама таләп ителә. Ә мондый раслауны алу мөмкин булмаган очракта, гражданның гаилә әгъзалары раслый ала.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.