Бүген проект Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.
«БМТ» НПП «Тесла» компаниясе структурасына керә һәм 2011 елдан нефть-газ чыгару һәм эшкәртү тармагында кулланыла торган фәнни җиһазларны проектлау һәм китерүне алып бара.
Берничә уңышлы фәнни-тикшеренү һәм ОПИ үткәрелде, шул исәптән «Транснефть» фәнни-тикшеренү институты һәм «Лукойл» ГАҖ, «СургутНефтеГаз» ГАҖ һ.б. өчен. Россия һәм БДБ илләре буенча 11 мең берәмлектән артык җиһаз һәм үз эшләнмәләре кайтарылды. Төп заказчылар арасында бүген - «Газпром», «Роснефть», «Татнефть» һәм «Евраз».
Төзелешнең беренче чираты 1,5 мең м2 мәйданлы ике корпус, 3 мең м2 га кадәр мәйданлы чимал саклау ачык мәйданчыгы һәм сынау цехы төзүне күздә тота. Предприятиене бүген куәтле машина төзелеше кластеры формалашкан Яшел Үзән машина төзелеше заводы янында урнаштырачаклар.
Проект инвесторның шәхси акчаларына гамәлгә ашырыла, беренче чираттагы инвестицияләр күләме якынча 350 млн. сум тәшкил итәчәк.