POZIS сәнгать галереясендә «Җиңү тәрәзәләре»күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.
Экспозициягә ТР Милли музее тупланмасыннан «Сатира тәрәзәләре» плакатлары коллекциясе кертелгән. Эшләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында «Татхудожник» ширкәте тарафыннан иҗат ителә һәм шул чорның төп вакыйгаларын чагылдырып, пропаганда коралы булып хезмәт итә.
Завод хезмәткәрләрен күргәзмә ачылышы белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ростех» дәүләт корпорациясенең ТРдагы вәкиллеге җитәкчесе, Россия СОЮЗМАШЫНЫҢ Татарстан төбәк советы әгъзасы Сергей Загайнов, "ПОЗиС" компаниясе генераль директоры, Россия СОЮЗМАШЫНЫҢ Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов, ТР Милли музее генераль директорының беренче урынбасары Умида гапарова котлады.
Чыгыш ясаучылар күргәзмәнең әһәмиятен һәм тарихи хәтерне саклауда сәнгатьнең ролен билгеләп үттеләр.
Плакатларның күп өлеше фронттагы вакыйгаларга багышланган һәм Информбюро сводкаларына визуаль өстәмә булып хезмәт иткән. Тыл һәм фронт бердәмлеге темасын ачучы «колхоз икмәген бер бөртеккә кадәр җыегыз», «икмәк Үстерегез», «тыл һәм фронт – бердәм» һ.б. эшләр аеруча игътибарны җәлеп итә.
Экспозицияне 27 июньгә кадәр карарга мөмкин.
#Җиңү 80