Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Алиева һәм Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән лагерь корпусларын карадылар, сменада катнашучылар белән аралаштылар.
Яңартылган лагерьны безгә балалар үзләре күрсәттеләр - Диана һәм Алинә.
Биредә безнең республика рәисе һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә биш йокы корпусы, мунча-кер юу комплексы, КПП, медицина пункты, ашханә, клуб, инженерлык челтәрләре капиталь ремонтланган. Беседкалар, учак мәйданчыгы, урам сәхнәсе, пляж волейболы мәйданчыгы-балаларыбызның уңайлы ялы өчен кирәкле бөтен нәрсә барлыкка килде
Этом быел Яшел Үзән районы территориясендәге балалар лагерьларында 6 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Районда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланды инде. 5 лагерь ачылды, анда 781 бала ял итә, калганнары шушы көннәрдә эшли башлаячак. Бу тагын 5 стационар лагерь һәм 3 палаткалы лагерь.