«ШАЯН ТВ» телеканалы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Балачак җыры» балалар җыр бәйгесенең алтынчы сезонын башлап җибәрә!
Биш җыр, биш җиңүче һәм акчалата бүләкләр! Озакламый сезнең җырыгыз хит булачак! Без сездән оригиналь текстлар һәм гадәти булмаган ритмнар көтәбез!
Конкурсның максаты-сәләтле композиторларны һәм татар телендә балалар җыры шагыйрьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, татар телендә балалар җырларын популярлаштыру. Конкурс өч турда узачак. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр, профессиональ җыр яздыру һәм клип төшерү көтә!
Конкурста катнашу бушлай! Эшләрегезне рәсми почтага җибәрегез shayanmuzik@mail.ru.
Гаризалар 7 июльгә кадәр кабул ителә.