POZIS традицион рәвештә үз хезмәткәрләренең балалары өчен җәйге ял оештырды. Июнь башында компания тантаналы рәвештә заводта эшләүче 40тан артык баланы «Васильевский»шифаханәсенә беренче сменага озатты.
Җәй дәвамында Татарстан Республикасының иң яхшы дәвалау-профилактика учреждениеләренең берсендә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 200 яшь серговлы ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак.
Предприятие җитәкчелеге ел саен савыктыру юлламалары алуга акча бүлеп бирә.
Балалар уңайлы шартларда сыйфатлы ял итеп кенә калмыйча, сәламәтлекләрен дә ныгыта алачак. Һәр балага индивидуаль сәламәтләндерү процедуралары комплексы биреләчәк. Программага төрле процедуралар керә: фитотерапия, дәвалау физкультурасы, ингаляция, ароматерапия, су процедуралары.
- Балаларның җәйге ялын оештыру һәм аларны савыктыру предприятиенең кадрлар потенциалын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча комплекслы программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган һөнәри юнәлеш бирү эше системасында иң мөһим өлеш булып тора. Системалы эшкә җаныбызны һәм тормыш тәҗрибәбезне салып, без үзебезгә лаеклы алмаш әзерлибез. Нәкъ менә бүгенге егетләр киләчәктә безнең компаниянең яңа тарихын иҗат итәчәк, - дип шәрехләде «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.
Балаларны савыктыру программасы-POZIS комплекслы социаль сәясәтенең бер өлеше, ул хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.