Быел Яшел Үзән районында 11 сыйныфны тәмамлаган 475 укучы бар.
Балаларны бәйрәм белән Зеленодольск районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова котлады:
Выпуск чыгарылыш кичәсе гомерендә бер генә була, ул яңа ишекләрне ача һәм мәңгегә хәтерендә кала.
Имтиханнар артта калды. Безнең район үз рекордын куйды – быел Яшел Үзәндә 15 укучы БДИ буенча йөз балл җыйды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе 2 фән буенча - химия һәм рус теленнән 100 балл җыйды! «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә дәгъва итүчеләр - 92 кеше. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз!
Укытучыларыгызны һәм остазларыгызны онытмагыз, алар Сезгә еллар буе күңелләренең бер өлешен бүләк иткәннәр.
Сезгә, кадерле чыгарылыш укучылары, тормышыгызда кыю атларга һәм кыенлыклардан курыкмаска, дөрес сайлау ясарга һәм күңелегезгә хуш килгән һөнәр табарга телим. Бәйрәм белән!
Иң яхшы педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кадерле чыгарылыш укучылары, сезне котлыйбыз һәм иң кадерле хыялларыгызга кыюлык белән алга баруыгызны телибез!