«МОРОЗИЛЬНИК САТЫП АЛУ ӨЧЕН " АКЦИЯСЕ ТӘМАМЛАНДЫ! ПРИЗ ТАПШЫРЫЛДЫ!

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Җәйге акциягә ВКонтакте социаль челтәрендәге POZIS рәсми аккаунтында йомгак ясалды. 

 

Шартларны искәртик: 12 майдан 10 июньгә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Волжская урамы, 10 йорт адресы буенча POZIS техникасы сатып алган һәм акция шартларын (язылу, чек, комментарий + репост) үтәгән сатып алучылар арасында POZIS FV-108 суыткычы уйнатылды. 

 

Очраклы саннар генераторы җиңүчене билгеләде.

 

POZIS FV-108 суыткычын тантаналы рәвештә Эльмира Мәрданова - Хәмидуллинага тапшырдылар!

 

"Мин бик шат һәм һаман да үз уңышыма ышанмыйм! Заготовкалар сезонына шундый кирәкле бүләк өчен pozisка зур рәхмәт! Хәзер урын барысына да җитәрлек!"- дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Эльмира.

 

Оештыручылар акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтәләр! Бөтен Россия һәм чит илләрдә танылган POZIS техникасына ышаныч яңа проектларга илһамландыра! Акция тәмамланды, приз үз героен тапты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International