Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы ретриториаль бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (Татарстан) эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең эшкуарлык җәмәгатьчелеге компетенциясе чикләрендә ачыклыгын арттыру максатларында, 2025 елның 10 июлендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра эшмәкәрләргә һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә үз компетенцияләре чикләрендә.

Эшмәкәрләрне «ачык ишекләр» бердәм көнендә алдан язылу буенча Яшел Үзән территориаль бүлегендә (Яшел Үзән шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт) 5-62-07 (10.00 дән 16.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номеры буенча кабул итәчәкләр, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!

Без сезне бердәм «Ачык ишекләр»көнендә консультациядә көтәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International