Түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ 2025 елның 7 июленнән 2025 елның 18 июленә кадәр түләүле белем бирү хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр бирүне дәвам итә.

Белгечләр әлеге төр хезмәтләргә шартнамәләр төзү тәртибе, түләү, шулай ук шартнамә шартлары үтәлмәгәндә акчаларны кире кайтару турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Халыктан шалтыратулар телефон аша кабул ителә:

- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге 8-800-555-49-43 (тәүлек буе);

- Кулланучылар өчен консультация үзәгенең (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес;

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең телефоны буенча 8 (917) 224-87-94: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 16.00 гә кадәр; Җомга: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, 12.00 дән 12.45 кә кадәр тәнәфес.

Гражданнар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлегенә 8 (84371) 5-62-07 һәм 5-63-05 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә алалар, дүшәмбе-пәнҗешәмбе-09.00-16.00; җомга: 09.00-15.45, тәнәфес 12.00-12.45.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International