Яшел Үзәндә җилкән спорты буенча Чемпионат башлана

2025 елның 8 июле, сишәмбе

7 июльдән 11 июльгә кадәр Яшел Үзәннең «Дельфин «Яхт-клубы» базасында Идел елгасы акваториясендә җилкән спорты буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак.

Ярышларда Казаннан, Чаллыдан һәм Яшел Үзәннән 100 дән артык спортчы көч сынашачак. «Оптимист», «Кадет», «Ракета-270», «Лазер 4.7», «Луч-мини», «Луч-радиал», «Луч» и «420»сыйныфларында.

Беренчелек нәтиҗәләре буенча бөтенроссия һәм халыкара ярышларга бару өчен Татарстан Республикасы җыелма командасына сайлап алу булачак.

Регата программасы үз эченә өч узыш көнен ала.

9 һәм 10 июльдә старт 11:00 сәгатьтә булачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү-10 июльдә 16: 00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International