Бүген Казанда «эзлебезсез гаилә – Тарихта Гасырлар кайтавазы»Шәҗәрә фестивале кысаларында алты күп балалы гаиләгә микроавтобуслар тапшырылды.
Гаиләләрне бүләкләү турында карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
"Гаилә-теләсә кайсы җәмгыятьнең нигезе ул һәм нәкъ менә шуңа күрә Татарстанда гаилә кыйммәтләренә, җиребездә тарихи урнашкан традицияләргә бик сак карыйлар", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.
Автомобиль ачкычларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Яшел Үзәннән Винокуровлар гаиләсе дә ачкыч ияләре арасында. Ирле-хатынлы Евгений һәм Инна 10 бала тәрбиялиләр.
Гаилә башлыгы Евгений Павлович һәм хатыны Инна Геннадьевна балалары белән еш кына шугалакка йөриләр, табигатьтә вакытларын үткәрәләр: пикниклар, походлар, сәфәрләр. Кыш көне бөтен гаилә урманга чаңгыда йөри.